Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кәдек авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Сармашбашта яшәүче Әминә Гыйльмулла кызы Гыйльмуллинаның 25 июньдә 90 яшьлек юбилее.

21 июня 2019, 08:09

647

0

0

Кадерле әниебез, әбиебез, гомер бәйрәмең көнеңдә сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне генә юллыйбыз. Озын гомер юлыңда газиз башкайларың ниләр генә кичермәгән-күрмәгән. Аңа карамастан, нык булгансың, сынмагансың-сыгылмагансың. Син гади һәм матур яшәдең, синең тормыш һәм хезмәт юлың күпләр өчен сокланырлык.  Әти белән без – алты балагызны, кеше итеп, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Без - барлык балаларың, оныкларың синнән үрнәк алып яшибез. Кадерлебез, сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык, шатлык-куанычлар, балалар игелеге күрүеңне телибез. Әле күп еллар бәхетле ана, яраткан әби булып, йортыбызның нуры, тормышыбыз терәге, таянычы булып бергә-бергә яшәргә, җылы төп нигезебездә мул табыннарың белән безне каршы алырга, озатып калырга насыйп итсә иде.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әнкәй,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә, әнкәй,  безнең арада.
Иң изге теләкләр белән балаларың Альберт-Роза,  Мәүлидә-Мансур, Фәния-Азат, Венера-Өлфәт, 33 онык-оныкчыгың.   

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев