Кәдек авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Зәйдә яшәүче Сиринә Зөфәр кызы Хөснетдиновага бүген - 12 октябрьдә 50 яшь тула.
Күп еллар мәдәният тармагында эшләп, зәйлеләр, хезмәттәшләре ихтирамын казанган кадерле кешебез, кыз туганыбыз Сиринә, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Синең әле акыл, зиһен туплап, күңел байлыгыңны башкалар белән уртаклашып яши торган гүзәл чорың. Син моңа лаеклы килдең. Тормыш иптәшең Изаил белән ул һәм кыз үстереп, тормышта үз урыннарын табарга, максат-хыялларын чынга ашырырга булыштыгыз, башлы-күзле иттегез. Сез әле дә аларга терәк, киңәшче, яшәү чыганагы. Балаларың, туганнарыңны якты йөз, тәмле ашлар белән каршы алып, кунак итәсең. Алга таба да киң күңелле, мөлаем, тормыш яратучан, имин-сихәт бул. Балаларың, оныкларыңның бары шатлыклы хәбәрләрен ишетеп, уңышларына куанып, туганнарыңның җын җылысын тоеп, һәрвакыт үзеңнең кирәклегеңне, кадерле икәнеңне тоеп яшә, һәр мизгел сиңа шатлык кына алып килсен. Яраткан хезмәтеңнән тәм табып, һәр көнгә куанып яшә.
Без – туганнар. Безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев