Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Кәдек авылында яшәүче Һидая Фәтхелбаян кызы Хәйруллинага 9 августта 75 яшь тула.

06 августа 2021, 09:08

614

0

0

Кәдек авылында яшәүче безнең яраткан, иң кадерле кешебез, апабыз Һидая Фәтхелбаян кызы Хәйруллинага 9 августта 75 яшь тула.
Кадерлебез, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын. Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен. Җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын. Кадерлеләрең, туганнарың, оныкчыкларың бәхетеңә сөенеп кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, эчкерсез булуың, барлык туганнарны якын итеп, җыйнап, безнең шатлык борчуларны йөрәгең аша үткәреп киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа Һидая апа.
Килер еллар имин булсын,
Ә үзең бул һәр чак кадерле.
Игелекләр күреп рәхәт яшә,
Бул бәхетле, озын гомерле.
Иң изге теләкләр белән
Сарман районы Чукмарлы авылыннан
туганнарың Мирзаһит-Кадрия,
балалар, оныклар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев