Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Керәшен Мәлеме авылында гомер итүче Николай Семенович Михайловка 21 сентябрьдә 80 яшь тула.

16 сентября 2021, 08:00

674

0

0

Керәшен Мәлеме авылында гомер итүче Николай Семенович Михайловка 21 сентябрьдә 80 яшь тула.

Керәшен Мәлеме авылында гомер итүче кадерле кешебез Николай Семенович Михайловның 21 сентябрьдә олуг юбилее - аңа 80 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Бу зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Әтиебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларында тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтсен! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең - әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит.
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән кызың Светлана,
оныкларың Алина белән Альбина һәм дә оныкчыларың Вадим, Милана, Элина, Анастасия.

* * *
Кадерлеләребез Николай Семенович һәм Мариия Николаевнаның бергә тормыш корып яши башлауларына да бу көннәрдә 55 ел тулды. Аларны зөбәрҗәт туйлары белән кайнар котлыйбыз.
Хөрмәтле Николай Семёнович һәм Мария Николаевна!
Йөрәкләрдә шатлык нуры,
Күңелләрдә якты уй.
И, әтием, и, әнием,
Бүген сезнең зөбәрҗәт туй.
Башланмаган озын гомер,
Алда матур киләчәк.
Зөбәрҗәт туйлар белән бергә,
Тагын туйлар җитәчәк.
Яшәгез сез пар булып,
Икегез бер җан булып.
Ихтирам белән Михайловлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев