Керәшен Мәлеме авылында яшәүче Александр Степанович Батьковка 10 декабрьдә 80 яшь тула
Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең - олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа җан тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Безгә синең исән-сау булуың бик кирәк. Туган йортыбызга кайчан кайтып керсәк тә, ишеге ачык, ачык йөзең белән каршы аласың, озатып каласың. Яхшы күңелле, туганчыл булганга барысы да сиңа тартылып торалар. Тагын озын-озак еллар балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын!
Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч картлык
Тели сиңа килен-улларың.
Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше.
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 80 яшең!
Изге теләкләр белән барлык балаларың, киленнәрең, оныкларың исеменнән улың Александр.
Нет комментариев