Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Керәшен Мәлеме авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, яраткан әби-бабабыз Фекла Васильевна белән Владимир Михайлович Юдиннарның бергә гаилә корып яшәүләренә бу көннәрдә 40 ел тула.

26 февраля 2021, 08:00

413

0

0

Керәшен Мәлеме авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, яраткан әби-бабабыз Фекла Васильевна белән Владимир  Михайлович Юдиннарның бергә гаилә корып яшәүләренә бу көннәрдә  40 ел тула.

Кадерлеләребез,  сезне ихлас күңелдән рубин туегыз белән котлыйбыз. Шушы еллар дәвамында сез безгә тугрылык, бер-берегезне аңлап, хөрмәт итешеп яшәвегез белән үрнәк булып торасыз. Янәшәбездә сезнең кебек әти-әниебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны ихлас яратып, бер-берегез йөрәгенә яшәү дәрте өстәп матур гомер кичерегез. Шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Исәнлек, бәхетле көннәр генә телибез. Гаиләбез имин булсын. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.
Безнең күңелләрне куандырып,
Парлы булып, матур торыгыз.
Якты маягыбыз булып балкып,
Җылы кояшыбыз булыгыз. 
Тәрәзәләрдә утлар балкып янсын,
Гөрләп торсын иде нигезебез.
Сагынып көтсен иде безне газиз әти,
Өзелеп көтсен газиз әниебез.
Иң изге теләкләр белән 
кызларыгыз Елизавета, Рая,  Наталья, кияүләрегез Николай, Олег, оныкларыгыз Карина, Владислав, Ангелина, Сергей, Екатерина.  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев