Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Әхмәт авылында гомер итүче безнең өчен бик тә кадерле, хөрмәтле һәм газиз кешебез – әткәебез, бабабыз Фаит Фазыл улы Сәетовның 19 декабрьдә – 90 яшьлек юбилее

18 декабря 2020, 07:53

642

0

0

Әхмәт авылында гомер итүче безнең өчен бик тә кадерле, хөрмәтле һәм газиз кешебез – әткәебез, бабабыз Фаит Фазыл улы Сәетовның 19 декабрьдә – 90 яшьлек юбилее

Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә, кадерле кешебез, сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Безнең өчен ут йотучы, туган җанлыклы, олы күңелле, акыллы киңәшләр бирүче, чын күңелдән борчылучы әткәебез, дөньядагы иң якын, арабызда иң өлкән кешебез. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт, мәртәбәле, озын гомерле булуыңны, киләчәктә дә мул тормышта, якыннарыңның, балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәф-катьлелеген, кадер-хөрмәтен тоеп, тынычлыкта яшәвеңне телибез.
Рәхмәт, әткәй, барысы өчен,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Яшәү ямьле тик син барында.
Әткәй, cине бар да яраталар,
Дус-ишләрең дәшә кадерләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык
белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!
Иң изге теләкләр белән балаларың, онык-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев