Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Әхмәт авылында гомер итүче Әхмәтхан Кирам улы Сәхабиевка 24 ноябрьдә 80 яшь тула.

19 ноября 2021, 08:00

614

0

0

Әхмәт авылында гомер итүче Әхмәтхан Кирам улы Сәхабиевка 24 ноябрьдә 80 яшь тула.

Әхмәт авылында гомер итүче Әхмәтхан Кирам улы Сәхабиевка 24 ноябрьдә 80 яшь тула.
Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. 80 яшең тулганда да күңелең яшь әле синең. Тормыш юлың сокланырлык матур. Безне игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшисең. Киләчәктә дә әниебез белән туган йортыбызга җылы нур бирүчебез булып, өмет-ышанычыбызны аклаучыбыз булып яшәгез. Бәхетле, матур картлык, җан тынычлыгы, сәламәтлек, сөенечле гомерләр телибез. Әниебез белән пар канатлы, тигез булып, иминлектә, муллыкта гомер кичерергә, балалар бәхетенә төренеп яшәргә язсын.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтебезне әйтеп, газиз кешебез,
Баш иябез синең каршыңда.
Син бит безнең өчен җылы кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, картаюны белмә,
Иң кадерле, газиз кешебез!
Иң изге теләкләр белән биш балаң, кияүләрең, киленең, 10 оныгың, 4 оныкчыгың.
Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев