Котлыйбыз!
Зоя Николаевна Михайлованың бу көннәрдә 85 яшьлек юбилее.
Кадерлебез әниебез, әбиебез! Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Гомер буе терлекчелек тармагында эшләп, эшеңне намус белән башкарып, лаеклы ялга чыктың. Әбиебезне, әтиебезне тәрбияләп, соңгы юлга озаттың. Безне - 3 балаңны тәрбияләп үстереп, олы тормышка юл күрсәттең. Шулай ук 7 оныгыңа, 4 оныкчыгыңа яраткан әби, тормышта якты маяк син. Син булганга без бәхетле бу дөньяда! Син булганга туган нигезебезгә шатланып-очып кайтабыз! Синең түземле булуың, күңелеңнең шат, көр булуы сокландыра. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып озак яшәргә язсын әле. Гомер бәйрәмең белән котлап, тазалык, бәхет-шатлык телибез. Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, хәерле гомер язсын Ходай сиңа.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Көз айлары безнең өчен бәйрәмнәргә – туган көннәргә бай. 12 ноябрьдә энем Дмитрий Николаевич Михайловка 45 яшь тула. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле һәм яшь булып кал. Сиңа күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның игелекләрен генә күреп, Римма белән тигезлектә, бәхетле гомер кичерүеңне телим.
Шулай ук улларым Андрей белән Алексей Суханаевларның да бу көннәрдә туган көннәре. Улларым – минем газиз кешеләрем, башлаган эшегез һәрвакыт уң, баскан адымнарыгыз нык булсын. Алга таба да, Ходай исәнлек-саулыгыгызны биреп, тигезлектә, көч-куәт белән, бәхет-шатлыкта куанып яшәргә язсын.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Мин телимен алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән кызың, апаң,
әниегез Галина. Бу теләкләргә
барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев