Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Котлыйбыз! Зәйдә яшәүче Рәйхәт Сабирҗан улы һәм Миннегалия Бари кызы Әхтәмовларның бүген туган көннәре

22 июня 2021, 13:48

510

0

3

Котлыйбыз! Зәйдә яшәүче Рәйхәт Сабирҗан улы  һәм Миннегалия Бари кызы Әхтәмовларның бүген туган көннәре

Зәйдә яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Рәйхәт Сабирҗан улы Әхтәмовка 22 июньдә 80 яшь тула.

Кадерле кешебез, син моннан 80 ел элек  илгә афәт булып килгән Бөек Ватан сугышы башланган көндә тугансың.  Балачактан ук авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Без һәрчак синең белән горурланабыз. Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә әниебез белән өебезнең сүнмәс нуры булып, без - балаларыгызны, онык һәм оныкчыкларыгызны сөендереп, игелекләрен күреп, сау-сәламәт булып, хәерле, тыныч картлыкта, тигезлектә  гомер итәргә язсын сезгә.  Бүгенге бәхетле көннәр әле озак дәвам итсен. Гомер көзләрең мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын.

Әти, гомереңдә һәрчак

Безгә үрнәк булып яшәдең.

Безнең өчен олы бәхет бит ул

Сәламәт һәм имин яшәвең.

Шулай ук бу көнне әниебез Миннегалия Бари кызының да туган көне. Әниебез, әбиебез сине туган көнең белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Һәрвакытта да шулай шат һәм көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Туар таннарың бары тик яхшы хәбәрләрдән генә башланып, хәерле гомерләр көтсен сине.

Җирдә кояш балкыгандай,

Сез балкыйсыз безнең күңелдә.

Тормышыбыз сезнең белән матур, 

Рәхмәтлебез сезгә гомергә.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев