Кәрәкәс авылында яшәүче Фаиз Гомәр улы Гомәровка 3 гыйнварда 90 яшь тулды.
90 бит ул, 90 бит ул,
100 түгел ул, 100 түгел.
Картайсыннар гына, әйдә, еллар,
Картаймасын бары тик күңел.
Кадерле туганыбыз! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, гаилә иминлеге, искәрмәс шатлыклар телибез. Син безнең терәгебез, киңәшчебез. Синең оптимист рухлы, ныклы ихтыяр көченә ия булуың бөтен туганнарны сокландыра. Син гомерең буе укытучы булып эшләп, балалар белән уртак тел таба алуың белән һәрбер баланың әти-әнисенең якын кешесенә әйләндең. Без шундый туганыбыз булганга сөенеп яшибез. Ходай сиңа хәерле картлыклар биреп, балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә куанып яшәргә язсын. Шушы сәламәтлегеңнән аермасын, аяк-кулларың сызламасын, йортыгызның бусагасын бәхетсезлек атлап кермәсен.
Бәхеттә дә, шатлыкта да кеше
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
90 тулса, тулсын, әйдә,
Кимемәсен генә дәрт-дәрман.
Авырмыйча 100гә кадәр яшә -
Туганнарыңнан сиңа шул фәрман.
Барлык туганнар исеменнән энең Дамир, сеңлең Тәскирә, Әския.
Нет комментариев