Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Куш-Елга авылында гомер итүче Вәсилә Нәгыйм кызы белән Хәйретдин Мөхәммәтдин улы Гыйльфановларның бергә тормыш корып яшәүләренә 50 ел тула.

27 марта 2020, 08:35

330

0

0

Әниебез - Югары Пәнәче кызы,  Куш-Елга авылына килен булып төшеп, әтиебез белән  50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, иңне-иңгә куеп матур яшиләр. Алар үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаек-лы гап-гади авыл кешеләре. Алтын туйлары белән котлап, әти-әниебезгә иң матур, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Гомер юлыгызда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булгандыр. Сез аларны, иңне-иңгә куеп, бергә күтәргәнсез, бергә үткәнсез. Гомер буе бер-берегезне ихтирам итеп, һәрвакыт юл куеп, авыр мизгелләрдә бер-берегезгә терәк, кирәк булып, кайгысын да, сөенечен дә уртаклашып, бер-берегезне ярты сүздән аңлап искиткеч матур гомер кичерәсез. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгегез, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылыгыз, сабыр канатларыгыз белән безне дә ышыклап яшәвегез өчен рәхмәт сезгә. Алга таба да исәнлек-саулык, җан тынычлыгы гомер юлдашларыгыз булсын. Иминлектә, тигезлек белән, хәсрәтсез гомер кичерергә насыйп итсен.
Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнеп елаулар да -
Бергә кичерелгән һәммәсе.
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен
Мәрхәмәтле олы җаныгыз.
Иң изге теләкләр белән кызыгыз  Нәсимә-киявегез Илгиз, улыгыз Фоат-киленегез Гүзәл,  оныкларыгыз Айгөл-Фәнил- Амалия; Илдар, Сөмбел, Әминә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев