Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Куш-Елга авылында туып, хәзерге вакытта Кадер авылында гомер итүче кадерле дустыбыз Вәсилә Хөснемөхәммәт кызы Габбасованың 8 мартта туган көне - 50 яшьлек юбилее.

05 марта 2021, 09:29

713

0

1

Вәсилә,  сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Язның беренче бәйрәме көнендә дөньяга килгән  гүзәл зат буларак, эчкерсез, ихлас, ягымлы булуың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез, гаилә шатлыгы белән, балаларың, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән  котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер  белән
Яшәвеңне генә телибез.
Матур яз аенда  тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире   кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
Сине яратып, хөрмәт итеп Кадер авылы  кызлары.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев