Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Куш-Елга авылында туып үсеп, бүгенге көндә Түбән Биш авылында гомер итүче Гомәр Мәхмүт улы Мухамовның бу көннәрдә гомер бәйрәме - туган көне.

17 декабря 2018, 08:21

774

0

1

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем,  сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа әни белән бергә бәхетле тормыш, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә шатлыгы, озын гомер кичерүеңне телибез. Әтиебез, әниебез белән  без - өч балагызны бергәләп кадерләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген дә безнең өчен, гаиләләребез, балаларыбыз өчен бар тырышлыгыгызны куеп яшисез.  Туачак таңнарың  аяз, күңелең  тыныч, табының сыйлы булсын. Шулай көчле рухлы булып,  тормыш авырлыкларына сынмыйча, сыгылмыйча, һәр кешегә ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән бергә тигезлектә, имин тормышта яшәргә насыйп булсын. Без сине бик тә яратабыз!
Әти, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт һәм имин яшәвең.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барысын сыйдыручы зур йөрәк.
Иң изге теләкләр белән өч кызың, өч киявең,  алты оныгың.  Бу теләкләргә әниебез дә кушыла. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев