Куш-Елга авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер кичерүче Гөлнур Мөнир кызы Рамазановага 21 майда 50 яшь тула.
Кадерле, сөекле әниебез! Сине 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булганың өчен, төпле киңәшләрең, җылы сүзләрең, нурлы йөзең өчен бик зур рәхмәт әни. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Без сине бик яратабыз.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән улың Рамиль, кызың Гөлназ, киявең Роберт. Безнең теләкләргә туганнар, кода-кодагыйлар да кушыла.
Нет комментариев