Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Куш-Елга авылында яшәүче Гүзәлия Әнәс кызы Гәрәевага 27 майда 50 яшь тулды.

28 мая 2020, 14:53

390

0

0

Кадерле Гүзәлия, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син үтә дә матур вакытта – табигатьнең, тереклекнең уянган, яшеллеккә күмелгән чорында тугансың. Шуңадыр, күңелең дә эчкерсез, ихлас. Син безнең тугры дустыбыз, ышанычлы киңәшчебез. Туганнарыңа, якыннарыңа, авыл халкына игелек кылып, гомерең буе шәфкать туташы – фельдшер булып эшләп,  кешеләр сәламәтлеге сагында торасың. Шушы дәвердә синең шифалы кулларың аша күпме авырулар узган, күпме кешегә сихәтлек биреп тормышка кайтаргансың! Син тәҗрибәле белгеч буларак кына  түгел, ягымлы булуың, йомшак мөгамәләң, сабыр холкың белән кешеләр күңелләрен яулыйсың.
Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар телибез. Алдагы көннәреңдә якыннарыңның игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта, иминлектә яшәргә язсын. Кәефең күтәренке, сәламәтлегең какшамас булсын. Тормыш иптәшең Фәрит белән бер-берегезгә терәк булып, балаларыгыз өчен сөенеп яшәгез. Һәрвакыт шулай елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып кал.  
Йөзек кашы төсле гүзәл зат син,
Һәрбер көнең үтә хезмәттә.
Ирешкәннәр өчен мең сөенеп,
Яшә син һәрчак хөрмәттә.
Үткәннәргә үкенмәслек итеп
Яшисең син – күпләр соклана.
Муллык, бәхет юлдаш булсын һәрчак
Яшәгәндә якты дөньяда.
Иң изге теләкләр белән туганнарың Рашат-Фәния, Илдар-Алия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев