Куш-Елга авылында яшәүче хезмәттәшебез Фирдәвес Миннехәмәт кызы Асаеваны чын күңелебездән 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.
Кадерле, хөрмәтле хезмәттәшебез Фирдәвес! 31 ел «Тукай» хуҗалыгында төгәллек, тәртип, белем, акыл зирәклеге сорый торган хисапчы эшен алып барасың. Хезмәтеңне яратып, бөтен күңелеңне биреп, саннар дөньясына чумып, һәр җирдә тәртип урнаштырып башкарасың. Син алыштыргысыз, тәҗрибәле бухгалтер да, шул ук вакытта тормышчан, олы җанлы, киң күңелле, төпле, ышанычлы, ярдәмчел дус та. Нинди генә четерек-ле хәл булса да, синең белән киңәшләшәбез, дөрес сүз әйтәсең, ялгыш эшләрдән туктатасың. Тагын күп еллар шулай рәхәт итеп, дус булып эшләсәк, яшәсәк иде.
Синең гаилә тормышың да - барыбыз өчен дә сок-ланып туя алмаслык, үрнәк гаилә. Бүгенге көндә син бәхетле хатын, кадерле әни, кайгыртучан әби булып яшисең. Әле гомереңнең яртысы гына үтелгән, алда гасырларга барыр юлларда бернинди авырлыклар, киртәләр очрамасын. Гомереңнең һәр мизгеленә сөенеп, һәр минутның кадерен белеп, сәламәтлектә, тормыш иптәшең Шамил белән кадерле кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгызның игелекләрен күреп, муллыкта, тигезлектә яшәргә насыйп булсын!
Ихтирам белән «Тукай», «Игенче» бүлекчәләрендә хезмәт куючы хезмәттәшләрең.
Нет комментариев