Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Куш-Елга авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Шамил Наил улы Асаевның 14 октябрьдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.

14 октября 2020, 10:45

582

0

0

Кадерлебез, сине юбилеең белән котлап, иң изге якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Син безгә тормыш юлында ныклы тормыш терәге, үрнәк гаилә башлыгы, үз хезмәтеңнең остазы. Синең төпле киңәшләрең белән авыр тормыш юллары да җиңел үтелә. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Без сине барыбыз да бик хөрмәт итәбез һәм яратабыз.
Балаларың буй җиткергән,
Оныкларың тирәңдә.
Якыннарың да китмиләр,
«Яратабыз», диләр дә.
Яшь кызлар да «бабай», дими,
«Абый», дип дәшә әле.
Шатлык чәчеп, бәхет урып,
Яшә дә яшә әле.
60 яшең тулды менә -
Байлыгың алты дистә.
Кичә генә булган кебек
Алтмышы тиен истә.
Әйтерсең, бүген әле син
Башлыйсың яши генә.
Керәсең атлап бары тик
Картлыкның яшьлегенә.
60 яшең тулса - тулсын,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал син.
Сине яратып, хөрмәт итеп тормыш иптәшең Фирдәвес, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев