Куш-Елга авылында яшәүче Сөләйман Һади улы Гариповка 14 ноябрьдә 70 яшь тула

Кадерлебез, сине юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы, кешелекле, юмарт, ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Алга таба да борчу-авыруларга бирешмичә, һәр туар көннән тәм табып, тормыш иптәшеңә, балаларыңа кирәк һәм киңәшче булып, туганнарыңның җан җылысын тоеп, бәхетле, хәерле гомер юллары насыйп итсен Ходай.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Бәхет, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Гомер юлың озын, тыныч булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Һәр яңа көн бәхет бүләк итсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән абыең Сәлмән, энеләрең Сафуан, Сәүбән, Мәгъсүм гаиләләре.
Нет комментариев