Көзләрнең алтынга манчылган бу гүзәл мизгелендә – 20 сентябрьдә Чыбык-лы авылында яшәүче безнең кадерле кешебез Гөлсинә Кәлимулла кызы Сәлимовага 55 яшь тула

Көзләрнең алтынга манчылган бу гүзәл мизгелендә – 20 сентябрьдә Чыбык-лы авылында яшәүче безнең кадерле кешебез Гөлсинә Кәлимулла кызы Сәлимовага 55 яшь тула.
Сөекле тормыш иптәшем, әниебез, сине 55 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар тәбриклибез! Озак еллар “Сбербанк” оешмасында хезмәт куйган әниебез - без балаларына, тормыш иптәшенә, әбиебезгә дә җан җылысын өләшергә, йорттагы эш-мәшәкатьләрне башкарып, барысына да өлгерергә вакыт табучы изге зат ул. Бүген дә әниебез һәркемне җылы мөгамәләсе белән үзенә җәлеп итә, уңганлыгы белән сокландыра.
Кадерлебез, без сиңа тирән рәхмәтебезне белдерәбез, үзебез дә абайламыйча синең күңелеңне калдырган мизгелләр өчен гафу ит. Алдагы көннәрдә без сиңа җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, шулай ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Сөйкемле карашың кояшка тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп яшә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Альфред, улларың Илдар, Әлфис, киленең Гөлназ, оныкларың Адилә, Айсылу. Бу теләкләргә әбиебез Тәсәлия дә кушыла.
Нет комментариев