Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбе коллективы ветеран укытучы Фаиз Гомәр улы Гомәровны 90 яшьлек юбилее белән ихлас котлый.
Хөрмәтле Фаиз Гомәрович, Сез күп еллар Бигеш мәктәбе укучыларына биология, география фәннәре нигезләрен өйрәттегез, мәктәп белән җитәкчелек иттегез, эшегездән тәм һәм ямь табып, намуслы хезмәт юлы үттегез. Сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, аны яратып, бөтен күңелегезне биреп эшләдегез. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә! Без Сезне булдыклы, зирәк акыллы, көчле рухлы, туры сүзле, тынгысыз җан буларак беләбез. Шул холык-сыйфатларыгыз гомерегез буе озата барсын. Алга таба да елларга баш бирмичә гомер кичерегез, тормыш сөючән булып калыгыз. Киләчәктә дә көннәрегез имин булсын, шатлык-сөенечләргә тулып торсын. Сезгә бәхеттә һәм сөенечтә, балалар һәм оныклар игелегенә ирешеп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын. Гомер бәйрәмегез мөбарәк, кәефегез күтәренке, рухыгыз ныклы, сәламәтлегегез какшамас, гомерегез озын булсын.
Җиргә килгәч бәхет бөтен булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Юбилейлар саны күбәйсә дә,
Сизелмәсен еллар узганы.
Сезнең тормыш юлы - матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, Сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
Нет комментариев