Әниләребез - Галина Вениаминовна Кузьминаны һәм Фирдәвес Галимҗан кызы Әхәтованы матур бәйрәм көне белән котлыйбыз!
Без шушы күркәм Зәй шәһәрендә әти-әниләребез янәшәсендә яшәвебез белән бәхетле. Әниләребез, саклаучы фәрештәләребез булып, килен, кияү, дигән төшенчәләр турында гел онытып, безне кайгыртып яшиләр. Әниләребез - Галина Вениаминовна Кузьмина һәм Фирдәвес Галимҗан кызы Әхәтовага без бу матур бәйрәм көннәрендә никадәр генә рәхмәт сүзләре ирештерсәк тә, аз булыр төсле. Алар - безнең сабыйларыбызны тәрбияләргә дә, катлаулы мизгелләрдә үз җилкәләрен куеп авыр йөкләрне җиңеләйтергә дә беренче булып өлгерүчеләр. Әниләребез кода-кодагыйлыкның үрнәк өлгесен дә күрсәтеп яши. Без бер зур гаилә, бербөтен булып яшәвебезгә бик шат. Ә монда изге затлар – әниләребезнең өлеше чиксез зур.
Ана яши җирдә бала өчен,
Гомер буе булып терәге.
Аккан суга, янган утка керә,
Бала өчен тибә йөрәге.
Балалары шатлык бүләк итсә,
Йөрәгенә сыймый сөенеч.
Яшәтәсе иде әниләрне,
Китермичә һич тә көенеч!
Сезгә чиксез рәхмәт сүзләре белән Елена, Эдуард, Элина, Азалия.
Нет комментариев