Өченче Бөгелдедә яшәүче кадерле әниебез, яраткан әбиебез Гүзәлия Нури кызы Шакирҗанованы 70 яшьлек юбилее белән котлап, тормышта әйтеп җиткерә алмаган наз-лы сүзләребезне, йөрәк хисебезне, олы рәхмәтләребезне, иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
Кадерле әтиебез белән без – ике кызыгызны яратып, кадерләп үстереп, тиешле тәрбия һәм белем биреп, матур итеп туйлар ясап, олы тормыш юлына озаттыгыз. Син, әниебез, гомер буе гаиләм, балаларым, оныкларым, дип өзелеп яшисең. Кызганыч, әтиебезнең гомере кыска булды. Син тормышта нинди авырлыклар очраса да - түздең, безгә сиздермәскә тырыштың. Кайчан кайтсак та, нурлы өебез, мул табыныбыз, кунакчыл йортыбыз, тәмле-тәмле бәлеш, пирогларың өчен, якты йөзең, без дип янып-көеп яшәвең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерле әниебез, яраткан әбиебез. Безне назлап үстергән кулларың сызламасын, аякларың ару-талуны белмәсен иде. Якты өебезнең нурлары сүнмәсен, безгә терәк һәм таяныч, янәшәбездә безне кайгыртып яшәүче кешебез булу белән без чиксез бәхетле.
Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып кайтсын иде үзеңә.
Әни, диеп дәшү – шундый рәхәт,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган дога-теләкләреңне
Булса иде, әни бәгърем, бәхилләтеп.
Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.
Син булганга күрә, әни җаным,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен,
Озак яшә, исән бул гына.
Иң изге теләкләр белән сине яратып кызларың Гөлнара, Гөлназ, кияүләрең Мурад, Олег, оныкларың Алинә-Булат, Рената, Әмир һәм Адриан.
Нет комментариев