Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Өченче Бөгелдедә яшәүче Мохтар Баттал улы Гыйльфановның 15 майда гомер бәйрәме - туган көне.

14 мая 2020, 09:53

462

0

1

Кадерле әтиебез! Гомер бәйрәмең котлы булсын! Бездән сиңа теләкләрнең иң  олысы - ул нык сәламәтлек, озын-бәхетле гомер. Әниебез белән әле озак еллар сезгә тигезлектә, муллыкта, иминлектә, күңел тынычлыгы белән матур яшәргә насыйп булсын. Без балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген, рәхим-шәфкатен тоеп гомер кичерегез.
Әтибез – безнең  кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син  барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән  котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез  булып
Озак яшә безнең арада.  
Парлап канат кагу   җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре  челтерәп аксын
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең,балаларың һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев