Өченче Бөгелдедә яшәүче Мөхтәр Баттал улы Гыйльфановка 15 майда 80 яшь тула.
Өченче Бөгелдедә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Мөхтәр Баттал улы Гыйльфановка 15 майда 80 яшь тула.
Кадерле, газиз кешебез, сине гомер бәйрәмең белән котлап, сәламәтлек, имин тормыш, тыныч картлык телибез.
Нинди бәхет бу дөньяда -
Син бабай янда булгач.
Ничек шатланганыңдыр син
Без, оныкларың, тугач.
Ачык йөзле, киң күңелле
Үз эшеңә тәләпчән.
Бар эшне син булдырасың,
Син, Бабай, бик тә эшчән.
Ул терлекләр, бал кортларың
Күңелләрне күтәрә.
Бакчаңдагы җиләк-җимеш
Безне бик сөендерә.
Рәхәт безгә сезнең белән
Әби-бабай янында.
Озын озак еллар шулай
Яшик әле тагын да.
Бүген Юбилей көнең бит
Матур гомер бәйрәмең.
Рәхмәт сиңа, Бабаебыз!
Күрсәттең тормыш ямен.
Сау-сәламәт бул гына син,
Шатланып-көлеп яшә.
Без оныклар, балаларың
Гел булырбыз янәшә.
Ике бала, өч оныкка
Син, бабай, бик зур үрнәк.
Әбиебез Рәшидәгә
Тормышта ныклы терәк.
Яратабыз бик үзеңне,
Барысы өчен рәхмәт.
Сиңа, безнең Бабаебыз,
Дөньяда чиксез хөрмәт.
Юбилей белән котлыйбыз,
Бәхетләр, шатлык телибез,
Тазалык та күп булсын,
Гомерләр озак барсын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың һәм оныкларың.
Нет комментариев