Олы юбилеегыз белән!

Якты Күл авылында туып үсеп, шунда гомер кичерүче кадерле әниебез, яраткан әбиебез Софья Ивановна Акатьеваның 15 ноябрьдә гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее. Әтиебез Геннадий Федосеевич белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр, тугыз оныклары, тугыз оныкчыклары бар.
Әниебез, әбиебез! Без сине чын күңелебездән 90 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы. Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең өчен Рәхмәт сиңа. Без сине бик яратабыз.
Куанычлар гына алып килсен
90 яшең - олы бәйрәмең!
Сиңа бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен!
Сине яратып, балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев