Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Поповка авылында гомер кичерүче Агафия Афанасьевна Князеваны гомер бәйрәме - 80 яшьлек юбилее белән ихлас күңелебездән котлыйбыз.

31 августа 2018, 10:06

794

0

0

Кадерле туганыбыз, син тыйнак, тырыш, кешелек-ле, изге күңелле кеше. Олы йөрәкле, юмарт, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балалар, хәзер инде оныкларың, оныкчыкларыңның бәхетенә сөенеп яши беләсең. Киләчәк көннәрең өметле, куанычлы, имин булсын. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.
Котлы булсын туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.
Исән-сау бул, Ходай сиңа,
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән сеңлең Евдокия-Сәлмән, Эльмира-Айдар-Аймира, Венера.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев