Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Поповка авылында гомер кичерүче кадерле, газиз кешеләребез Елизавета Матвеевна белән Рәшит Фатыйх улы Фатыйховларның бергә гаилә корып яшәүләренә 14 ноябрьдә 60 ел булды.

15 ноября 2019, 08:42

628

0

0

60 ел бергә  гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, безгә терәк булып яшәүләренә без бик шат. Еллар узган саен, яшәгән саен, без, әти-әниебез, әби-бабабыз, сезгә  карап сокланабыз. Сез  Ходай насыйп иткән гомерне мәгънәле һәм матур итеп яши беләсез. Язмышларыгызда булган барлык авырлыкларны икәүләп җиңеп үткәрә беләсез. Кадерле  әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне бриллиант туегыз белән котлыйбыз, алдагы көннәрегез саулык-сәламәтлектә, тигезлектә үтсен, балалар-оныклар бәхетен күрергә язсын, дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп, сезнең алда баш иябез. Әле озак еллар сезнең йөрәк җылысын һәм шифалы сулышыгызны тоеп яшәргә насыйп булса иде!
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән киленегез Екатерина, оныкларыгыз Альберт-Аида, Альбина-Владимир һәм оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев