Поповка авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Зәй шәһәрендә яшәүче тормыш иптәшем Николай Григорьевич Утягановның 7 мартта 60 яшьлек юбилее.
Тормыш киңлекләрен иңләгәндә пар канатлы булып, борчу-мәшәкатьләрне, шатлык-ларны бүлешеп яшәүче, минем өчен ышанычлы тормыш иптәше, балаларыбыз өчен кайгыртучан әти булган кадерле кешебезне бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлегең нык-лы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Сөеп-сөелеп, һәр мизгелгә куанып, имин һәм мул тормышта яшә. Тәкъдирләрдә язган бәхетебез озын гомерле, гаиләбез имин, сәламәтлегебез ныклы булсын. Тигез тормышта, игелекле гомер кичереп, бер-беребезгә терәк булып, гаиләбезнең учагын сүндермичә, гомер көзләрен дә, кышларын да бергә каршылыйк.
Канатларны парлап каксаң
гына,
Кыя тауга менү җиңел ул.
Минем өчен гомер буе шулай
Сөеп туймас назлы ярым бул.
Кадерле әтиебез! Туган көнең белән котлап, сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы, бәрәкәтле гомер телибез. Әниебез белән тигезлектә, исән-сау гомер кичерергә, без - балаларыңа олы терәк, оныкларыңа кадерле бабай булып, бергә-бергә яшәргә язсын. Һәрвакыт шундый олы йөрәкле, ярдәмчел, киң күңелле булып кал.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык килсен.
Яшик әле, әти, бергәләшеп,
Тормыш җитеш, дөнья
түгәрәк.
Әти сүзе, әти киңәшләре
Безгә әле һаман бик кирәк.
Рәхмәт сиңа, әтиебез, безне шушы олы юлга аяк бастырганың өчен. Без сине бик яратабыз.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Клара, балаларың Елена, Юлия, киявең Айваз, оныкларың Аскар, Сафина.
Нет комментариев