Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Поповка авылында яшәүче Агафия Афанасьевна Князевага 5 сентябрьдә 80 яшь тула.

31 августа 2018, 10:05

789

0

0

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине 80 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Әниебез, сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел,алар иксез-чиксез. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әти белән бергә күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әтиебез Иван белән тату, үрнәк гаиләдә без - 5 баланы кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, яратып-сөеп, кайгыртканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзегезгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, син безнең җылы кояшыбыз. Синең кебек сабыр, саф күңелле әниләр бик сирәктер. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әни, син балаларыбызга ягымлы дәү әби, синең 8 оныгың, 3 оныкчыгың бар. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа!
Әни, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда!
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-киявең, оныкларың, оныкчыкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев