Поручик авылында яшәүче Габделхак Гомәр улы Шәйдуллинга 27 февральдә 50 яшь тула.
Кадерле, яраткан әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, кайгы-хәсрәтсез үтәргә язсын. Син – тормыш сөючән кеше, җиңең һәрвакыт сызганулы. Көр күңелле, нык рухлы булып, тормышыбызга ямь өстәп яшисең. Син безнең тормышыбыз терәге. Без сиңа, әти, Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек сорыйбыз, әниебез белән якты өебездә озын-озак яшәвегезне телибез. Күңелең һәрвакыт бүгенгедәй яшь булсын, синең җан җылыңны тоеп, без – балаларың белән бергә әле бик күп елларны каршыларга язсын. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле һәм яшь булып кал. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларың, оныкларың белән нигезебез тулып, гөрләп торсын иде.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барысын сыйдыручы зур йөрәк.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлия, кызың Алия, киявең Нәфис, улың Әлфиз, оныгың Наилә. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың, барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев