Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Пусташит авылында туып үсеп, бар гомерен шушы җирлеккә багышлаган Геннадий Трофимович Кудряшовка 3 апрельдә 90 яшь тулды.

04 апреля 2019, 15:02

995

0

4

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Озын гомер юлыңда газиз башкайларың ниләр генә кичермәгән, авырлыкларның ачысын-төчесен күргәнсең. Аңа карамастан, нык булгансың, сынмагансың-сыгылмагансың. Син гади һәм матур яшәдең, синең тормыш һәм хезмәт юлың күпләр өчен сокланырлык.  Әниебез белән без - балаларыгызны, кеше итеп, олы тормышка бастырдыгыз. Без - барлык балаларың, оныкларың синнән үрнәк алып яшибез. Кадерлебез, сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Әле күп еллар бәхетле әти, яраткан бабай булып,  безгә төпле киңәшләреңне биреп, тагын озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын иде. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Бәхет таңы көлеп каршыласын,
Шат елмайсын һәрчак йөзләрең.
Кадерлебез булып мәңге шулай
Иминлектә үтсен көннәрең.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев