Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Пусташит авылында яшәүче Мария Геннадьевна Черновага 9 июньдә 50 яшь тула.

05 июня 2020, 08:39

618

0

6

Хезмәт юлын балаларга белем бирүгә багышлаган якын кешебез күп кенә укучылары өчен дә кадерле. Ул 28 ел дәвамында Түбән Биш мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.  Сайлаган һөнәренә дә, без - гаилә әгъзаларына да игътибарын тигез бүлеп, күркәм яшәү рәвеше алып бара. Әле мәктәптәге, өйдәге мең  төрле эш-мәшәкатьләрдән соң да вакыт табып, күңел халәтенә хуш килгән шөгыль белән мавыга.  Өй-тирәбез гөл-чәчәкләр камалышында, нинди генә төрләре юк аларның, һәркем йорт яныбыздан сок-ланып үтә. Ә кышкы чорда ул чигү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның кулдан чигеп эшләнгән 30лап картинасы бар. Менә шундый уңган-булган нәфис затның янәшәбездә булуы белән без чиксез бәхетле.
Кадерле, газиз кешебез! Син киң күңелле, олы йөрәкле, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әни һәм хатын. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.  
Сайламадың юлның такырларын,
Елга агымына йөзмәдең.
Авырлыклар сине куркытмады,
Үз юлыңны үзең бизәдең.
Күпләр микән синең кебек
Изге җанлы, олы йөрәкле.
Без бит сине өзелеп яратабыз,
Син бит безгә бик тә кирәкле.
Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сергей, улың Александр. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла. 

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев