Рамилә Гамир кызы Хафизованың бу көннәрдә 55 яшьлек гомер бәйрәме.
Кадерле Рамилә, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, бәхет-сәгадәт, шатлык-куанычлар, кызыңның игелеген күреп, имин тормышта яшәвеңне телибез. Уңган, юмарт хуҗабикә, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле син. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып яши беләсең. Гел шундый тормыш сөючән, киң күңелле, ачык йөзле һәм яшь булып кал. Киләчәк көннәрең өметле, куанычлы, имин булсын.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Сихәт булып, имин яшә син!
Иң изге теләкләр һәм хөрмәт белән Сармашбашта яшәүче Мәүлидә белән Мансур Хөснетдиновлар.
Нет комментариев