Роза Илгат кызы Борисенконы күркәм гомер бәйрәме – туган көне һәм шушы айда билгеләп үтелгән Укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Һәр ата-анага баласының яхшы педагогта белем һәм тәрбия алуы бик мөһим. Бу уңайдан безнең балаларыбыз өчен күңелебез тыныч. Роза Илгатовна - югары категорияле, 30 еллык педагогик хезмәт стажы булган, “Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән зур тәҗрибәле укытучы. Рус теле һәм әдәбияты буенча тирән белем бирүе өстенә, ул балаларыбыз белән дәрестән соң вакытны да файдалы, нәтиҗәле итеп оештыруга үз вакытын кызганмый. Әле бер елдан артык кына балаларыбыз белән шөгыльләнүгә карамастан, инде аларның укытучылары белән бергәләп күп өстәмә мәгълүмат алулары сер түгел. Алга таба да без Роза Илгатовнага сәламәт булып, балаларыбыз белән бербөтенгә әйләнеп, аңлашып эшләвен телибез.
Роза Илгатовна, балалар хакына тырыш хезмәтегез өчен Рәхмәт Сезгә!
Сезгә булган матур теләкләр
Шытып чыкты йөрәк түрендә.
Сәламәтлек, озын гомер, бәхет
Без телибез алгы көнегездә.
Заман сынаулары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.
Тулы тормыш белән яшисез Сез,
Шушы бәхет һич тә китмәсен.
Хөрмәт белән VI «А» сыйныфы укучыларның әни-әтиләре.
Нет комментариев