Сарман районы Нарат Асты авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз Геннадий Яковлевич Лобашевка 15 августта 60 яшь тула.
Әтиебез күп балалы гаиләдә 10нчы бала булып туган. Тормыш арбасына да яшьли җигелә ул: 17 яшьтән тракторга утырып, хезмәт юлын башлый. Алтын куллы, төпле фикерле, хезмәт сөючән, олы җанлы, киң күңелле ул. Үз тырышлыгы белән йорт җиткереп керде.
Кадерле, газиз кешебез, сине шушы күркәм бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Гомерең буе гадел хезмәт белән, тормыштан тәм табып, гаиләңне җил-яңгырдан саклап, якыннарыңа ныклы терәк, авырлык килгәндә таяныч булып яшисең. Без синең гадел, кешелекле булуың белән горурланып, сиңа сыенып, яхшы сыйфатларыңны үрнәк итеп яшибез. Алдагы көннәреңдә дә тигезлектә, гаилә җылысын саклап, якыннарыңа олы таяныч, зирәк, акыллы киңәшчебез булып яшәргә язсын. Гаиләбез имин булсын. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, тормыш иптәшең.
Нет комментариев