Сармашбаш авылында гомер итүче кадерле әтиебез Миргарифан Миргасыйм улы Әюповка 14 гыйнварда 70 яшь тула.
Сармашбаш авылында гомер итүче кадерле әтиебез Миргарифан Миргасыйм улы Әюповка 14 гыйнварда 70 яшь тула.
Безнең кадерле кешебез - әтиебез, бабабыз, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, яңа яуган кардай ак бәхетләр телибез. Әтиебез! Син безнең таянычыбыз, без – балаларың һәм оныкларың, һәрвакыт синең игътибарыңны, ярдәмеңне тоеп яшибез. Гомер буе эштән аерылмадың, туган җиреңне ташламыйча, намуслы, тырыш хезмәт юлы үттең. Киң күңелле, ярдәмчел, олыны-олы, кечене-кече итә, туган хакын хаклап яши белдең. Туган йортыбызда безне уйлап, сагынып көтеп яшәүче газиз әти-әниебез булу белән без чиксез бәхетле һәм сезгә зур рәхмәтле! Әниебез белән пар канатлы булып, гаилә учагын сүндермичә, саулык-сәламәтлектә, иминлек, тигезлектә бәхетле, озын гомер кичерергә язсын.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әти, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Табалмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың. Безнең теләкләргә
әниебез дә кушыла.
Нет комментариев