Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сармашбаш авылында гомер итүче Хәйдәр Каюм улы Рәхмәтовны юбилей белән котлыйбыз.

27 декабря 2019, 09:20

727

0

0

Сармашбаш авылында гомер итүче Рәхмәтовлар гаиләсендә Яңа елның тәүге көннәрендә - 2 гыйнварда зур бәйрәм булачак.  Хезмәт ветераны, 1975 елда төзелгән яңа мәктәпнең беренче директоры, тырыш укытучы, күп дәүләт бүләкләре иясе  Хәйдәр Каюм улы Рәхмәтовның гомер бәйрәме - аңа 70 яшь тула. Аны олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхетле озын гомер, гаиләсе - тормыш чәчкәсе Кадрия Галим кызы һәм балалары, оныклары белән сөенешеп, имин тормышта яшәүләрен телибез.
Яңа ел килсен сезгә ап-ак карлары белән!
Аллаһым сөендерсен сезне иман назлары белән.
Яңа ел килсен безгә ямьле язлары белән!
Аллаһым сөендерсен сезне ислам назлары белән.
Яңа ел килсен безгә җылы җәйләре белән!
Аллаһым сөендерсен сезне Коръән назлары белән.
Яңа ел килсен безгә сөйкемле көзләр белән!
Аллаһым сөендерсен сезне гомер назлары белән.
Яңа ел белән бергә килсен яңа бәхетләр!
Аллаһым сөендерсен сезне, өстәп ныклы сәламәтлекләр!
Сезнең белән бергә эшләгән барлык укытучылар, сез укыткан укучылар, авылдашлар, ветераннар  советы, Сармашбаш авылы мәхәлләсе исеменнән
Юныс Ибраһим улы Мортазин.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев