Сармашбаш авылында гомер кичерүче кадерле кешебез Нияз Шадрсәет улы Җамалиевка 28 июльдә 50 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, улым! Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Тормыш авырлыкларын җиңә килеп, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең. Әти, ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, табыннарыбыз мул булсын, әни белән без - балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, бер-берегезгә куаныч, терәк булып, озын гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Гел шулай көләч, ягымлы йөзле булып кал. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Тормышыңның иң ямьле чагы,
50 яшь – ул аз әле!
Алда әле – күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле!
Гомереңнең бу мизгеле –
Туктап бер җырлап алу.
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!
Сине яратып һәм хөрмәт итеп тормыш иптәшең, балаларың, әниең.
Нет комментариев