Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сармашбаш авылында гомер кичерүче Мөнзилә Салих кызы Җамалиевага 12 июльдә 85 яшь тула.

09 июля 2021, 08:51

459

0

0

Сармашбаш авылында гомер кичерүче Мөнзилә Салих кызы Җамалиевага 12 июльдә 85 яшь тула.

 

Сармашбаш авылында гомер кичерүче сөекле әнкәебез Мөнзилә Салих кызы Җамалиевага 12 июльдә 85 яшь тула.
Әнкәебез, сез әти белән бергәләп без 4 балагызны тәрбияләп, “җил-яңгырлардан ышыклап” үстердегез, олы тормыш юлына бастырдыгыз, хәзер үзебез әти-әниләр, әбиләр булдык. Кызганыч әтиебез арабыздан китеп барды, син хәзер безнең бердәнбер кадерле кешебез. Төпчек энебез гаиләсе тәрбиясендә олы хөрмәттә яшисең, бу сиңа гомер юлыңда авыл хуҗалыгы тармагында авыр хезмәтләр башкарып (сыер савучы да, пешекче дә, төрле эшләр башкаручы да), без балаларыңның өс-башын бөтен, укымышлы итәргә тырышуыңның әҗере итеп кабул ит.
Әнкәебез! Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш - табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, сиңа. Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык – сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, улың, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев