Сармашбаш авылында яшәүче Айсылу Габдрахман кызы Садретдиновага 24 гыйнварда 60 яшь тулды.
Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Син без - балаларың, якыннарың өчен гомер буе җан атып яшисең. Синең тынгысыз йөрәгеңә барыбызның да шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре сыйган. Ходай сине саулыктан аермасын, теләгән изге теләкләрең фәрештәләр ярдәме белән чынга ашсыннар. Син – өебезнең нуры, күңелебез яктылыгы, тормышыбыз яме. Син безнең җылы кояшыбыз, сүрелә күрмә – гел шулай балкып яшә, бик кирәк син безгә. Әтиебез белән күп еллар әле безне шатланып каршылагыз, туып-үскән нигезебезнең җылы кояшы булып яшәгез. Киләчәктә дә бергәләшеп, бәла-каза күрмичә, сау-сәламәт булып, яңадан-яңа шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы белән, туганнарың янында, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, тазалыкта-байлыкта озын-озак итеп, бәхетле гомер кичерергә язсын. Өстәлең һәрвакыт мул, җаның тыныч, күңелең күтәренке булсын. Әтиебез белән имин, озын гомер кичерегез.
Котлы булсын туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән улың Инсаф-киленең Миләүшә, кызың Илзирә-киявең Рәис, кызың Эльвира, оныкларың Динара, Ранис, Румия. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев