Сармашбаш авылында яшәүче Габделхак Миннәхмәт улы Садретдиновка 28 февральдә 65 яшь тулды.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Син яхшы тормыш иптәше, әти дә, туган да. Киләчәктә дә тормышны яратып, әниебез белән шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Һәр туар таңга куанып, балалар, оныкларыңның игелеген күреп, аларга куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев