Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Гаптелнур Шәкүр улы Шәкүровка 27 июльдә 80 яшь тула.

23 июля 2021, 08:18

458

0

0

Кадерле әткәебез, бабабыз,  80 яшеңне тутырганыңны  күрү бәхете өчен Ходайга мең рәхмәт әйтәбез. Син безнең иң кадерле, иң якын кешебез! Син   тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең, хезмәттән тәм табып, авылыбызның аксакалы  булып күркәм гомер кичерәсең. Син якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән барыбызны да үзеңә тартып торасың. Шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булганың өчен рәхмәт сиңа. Алдагы көннәреңдә дә бары  бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларыңның игелеген күреп, тигез, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез.
Иң мөһиме, сиңа бәхетле картлык, сәламәтлек телибез. Без сине бик яратабыз.
Синең өчен, бары синең өчен 
Рәхмәтебезнең иң-иң олысы.
 Гомеребезнең һәр мизгеле саен 
Без, әтием,  сиңа бурычлы! 
Иң изге теләкләр белән кызың- киявең, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев