Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Гөлнур Миннеәхмәт кызы Сәлахованың бу көннәрдә 70 яшьлек юбилее.

15 ноября 2018, 16:20

796

0

0

Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, сине олы юбилеең - гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым, дип өзелеп яшәгәнең өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да шулай тормыш яратучан, көчле рухлы, киң күңелле булып кал. Еллар тыныч булып, балаларың, оныкларыңа куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сиңа бәрәкәтле  тормыш, бәхетле картлык, сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, имин тормышта, озын-озак яшәргә язсын. Синең йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр насыйп булсын.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә, әни, яшә, йөзгәчә!
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән улың-киленең, оныкларың Радик-Алия, Рөстәм, кодагыең Лалә. Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев