Сармашбаш авылында яшәүче Гүзәлия Габдулхак кызының 7 гыйнварда 65 яшьлек юбилее, шулай ук 28 гыйнварда әтиебез Ядкар Зарип улы Гариповның да туган көне. Кадерлеләребез быел бергә тормыш корып яши башлауларының 45 еллыгын да каршылыйлар.
Кадерлеләребез, бердәнберләребез! Сезне ихлас күңелдән туган көннәрегез белән котлап, көндәлек тормышта әйтеп җиткерә алмаган назлы сүзләребезне, йөрәк хисебезне, олы рәхмәтебезне, иң изге теләкләребезне бүләк итәбез.
Сез безгә, белем, тәрбия биреп, кадер-хөрмәттә генә үстердегез һәм бүген дә барачак юлыбызда якты маяк булып торасыз. Кайчан кайтсак ,өебез нурлы,нигезебез тыныч,табыныбыз мул,йортыбыз кунакчыл.Әйткән акыллы киңәшләрегез безнең өчен әллә нинди дөнья байлыкларыннан да кыйммәтрәк. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, тигезлектә гомер кичерегез. Тезләрегездә сөелеп, изгелек,игелек дәресләре алып үскән оныкларыгызга куанып,сокланып яшәргә язсын! Туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атлап кермәсен. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә, гөрләшеп, куанышып, җан тынычлыгында яшәргә насыйп булсын.
Рәхмәт, сезгә, яхшы кеше итеп
Һәммәбезне безнең үстердегез.
Үрнәк булып тормыш юлыбызда
Яшәү өчен безгә көч бирдегез.
Шатлык,бәхет,саулык һәм тынычлык-
Бездән шул теләкләр һәр көнгә.
Безне куандырып тигезлектэ яшэгез сез,
Лаеклы сез хөрмәт,кадергә.
Сезне яратып һәм сездэн көч-дәрт алып яшәүче балаларыгыз Айдар-Венера, Ләйлә-Илназ , 4 оныгыгыз. Безнең теләкләргә кода-кодагыйларыгыз да кушыла.
Нет комментариев