Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Мансур Яһүдә улы Хөснетдиновка 1 апрельдә 70 яшь тула.

30 марта 2018, 08:45

958

0

0

Сармашбаш авылында яшәүче Мансур Яһүдә улы Хөснетдиновка 1 апрельдә 70 яшь тула.

Әтиебез, газизебез безнең! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син безнең өчен ныклы терәк. Балаларыңны игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшәдең һәм яшисең. Оныкларыңа сабырлык, кешелеклелек, гаделлегең белән үрнәк син. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әти, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Шулай ук әтиебезнең әниебез Мәүлидә Хөҗҗәт кызы белән бергә гаилә корып яшәүләренә 45 ел була. Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сез булганда, без очар канатлы, шат күңелле, бәхетле булырбыз.   Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты озак янса иде. Сезгә оныгыгыз - сеңлебез Ангелинаны үз канатыгыз астына алуыгызга рәхмәтле без. Ангелина тәүфыйклы, игелекле булып үссен, сезне куандырып яшәсен.  Еллар тыныч булып, озак еллар  безне – балаларыгыз, оныкларыгызны каршы алып һәм озатып калырга Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле  тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез.
Тәрәзәләрдә утлар балкып янсын,
Гөрләп торсын иде нигезебез.
Сагынып көтсен иде безне газиз әти,
Өзелеп көтсен газиз әниебез.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз,
оныкларыгыз исеменнән кызыгыз Гүзәл-киявегез Ренис, оныкларыгыз Ринас, Ильяс.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев