Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Миргарифан Миргасыйм улы белән Җәвидә Таһир кызы Әюповларның бергә гомер итә башлауларына шушы көннәрдә 45 ел тулды.

01 января 2020, 07:00

703

0

0

Кадерле әтиебез һәм әниебез, әбиебез һәм бабабыз! Сезне сапфир туегыз белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә имәндәй нык сәламәтлек, кышкы ак кардай бәхет-шатлыклар, парлы, тигез, озын гомерләр телибез. Җаныгыз һәрвакыт тыныч, күңелегез күтәренке, тәнегез сихәт булсын! Сез безнең таянычыбыз, оныкларыгыз өчен яраткан әби һәм бабай. Без һәрвакыт сезнең игътибарны тоеп яшибез. Рәхмәт сезгә, барысы өчен дә.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез,
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен
Мәрхәмәтле олы җаныгыз!
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Эльза-Ильмир, Эльмира-Илнар, оныкларыгыз Динара, Әмирхан, Радмир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев