Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Мөнҗия Шәкүр кызы Габдрахманованың 26 августта туган көне.

20 августа 2021, 08:27

457

0

0

Сармашбаш авылында яшәүче Мөнҗия Шәкүр кызы Габдрахманованың 26 августта туган көне.

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Яшәү рәвешең белән без - балаларыңа, оныкларыңа матур өлге син. Менә 30 ел бер гаиләдә кияү-кызың, оныкларың белән бергә бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп, бер-беребезгә терәк, киңәшче булып яшибез. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне дә ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Әле күп еллар бәхетле ана, яраткан әби булып, йортыбызның нуры, тормышыбыз терәге, таянычы булып бергә-бергә яшәргә насыйп булсын иде.
Әле һаман без дип яшисең син, әни,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, синең өчен
Нинди игелекләр кылсак та.
Без телибез сиңа бәхет-шатлык,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү –
Бәхет бит ул безнең өчен дә.
Иң изге теләкләр белән кызың Йолдыз-киявең Владимир, оныкларың Венера-Ринат, Альбина-Алексей,
Регина, Владислав, Руслан, Алмаз,
оныкчыкларың Вера, Надежда, Камилә, Кәрим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев