Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сармашбаш авылында яшәүче Равил Арслан улы Арслановка 14 майда 85 яшь тулды.

14 мая 2020, 09:51

506

0

0

Кадерле бабабыз, әтиебез!  Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Көчле рухлы һәм кешелек-ле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул!  Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Гаилә шатлыгы белән балаларыңның, кияүләреңнең, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын! Ныклы тазалык, ак бәхетләр белән мул тормышта яшә.
Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, матур гомер ит, һәрвакыт шулай изге, шат күнелле булып гомер ит.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Мин ышанам алда бары бәхет,
Куанычлар сине көткәнгә.
Яшә үз-үзеңә тугры булып.
Үкенмәслек итеп үткәнгә.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын  күңелдән.
Барыбыз да бергә җыелып.
Сине яратып, хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, оныкларың исеменнән Алмаз,Салават, Ләйсән һәм  кияүең Илнур.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев