Сармашбаш авылында яшәүче Салават Илдар улы Гайфуллинга 3 гыйнварда 20 яшь тулды.
Сармашбаш авылында яшәүче Салават Илдар улы Гайфуллинга 3 гыйнварда 20 яшь тулды.
Кадерле улыбыз, энебез, сине чын күңелебездән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм безне гел сөендереп торуыңны, зур үрләр яулавыңны, изге теләкләреңнең тормышка ашуын телибез. Тормыш булгач, төрле чаклар булыр, авырлыклар, сынаулар алдында кау-шап калма. Бүгенге кебек ышанычлы, ныклы адымнар белән алга бар. Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, яраткан һөнәрең сиңа уңышлар һәм шатлык кына китерсен. Иҗат уңышлары телибез сиңа. Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, саулыкта яшәргә, хезмәт уңышларына ирешергә, тормыштан тәм табып яшәргә язсын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән сине яратып әти-әниең, абыең, апаң, җизнәң. Безнең теләкләргә бабаң һәм барлык туганнар да кушыла
Нет комментариев